Халык әле дә ярдәм көтә

2012 елның 24 июле, сишәмбе
Көтелмәгән бәла–казадан бер кем дә хали түгел. Иске Әлмәт, Урсала, Тихоновка торак пунктларында кинәт җылыту һәм кар суларының туң җиргә сеңмичә өстән агуы нәтиҗәсендә Әлмәтнең елга буенда урнашкан 537 шәхси йортны су басып 1508 кеше зыян күргән иде. Рәсәй хөкүмәте карары нигезедә гаиләдәге һәр кешегә 10 мең сумнан бер тапкыр бирелә торган ярдәм каралган, ләкин ул бер гаиләгә 50 меңнән артмаска тиеш. Тораклары яшәргә яраксыз хәлгә килгән 10 гаиләгә 1 млн. 800 меңәр сум сертификатлар тапшырылган иде.

Муниципалитет һәм нефтьчеләр ярдәме белән микрорайон өлешчә чүп–чардан арындырылып, шәхси йортларга кара туфрак кайтару эшләре әле дә дәвам итә. Кызганычка каршы, өч ай вакыт узуга карамастан, зыян күрүчеләргә вәгъдә ителгән федераль ярдәм генә һаман килеп җитми.

Бу хәлләр, әлбәттә, заян күрүчеләрне бик борчый. Канәгатьсезлек белдереп җирле властька да һәрдаим мөрәҗәгать итеп торалар. Болардан тыш, микрорайонда яшәүчеләрнең күпчелеге өлешчә зыян күргән өчен һәр кешегә 50 мең сум күләмендә генә субсидия түләнүдән риза түгел. Иске Әлмәт халкын тавыш күтәрергә мәҗбүр иткән тагы бер сәбәп, субсидияләрнең бары тик рәсми рәвештә теркәлү узган гражданнарга (регистрациясе булган) бирелүе. Закон буенча, кеше кайда яшәсә, шуннан матди ярдәм алырга хаклы, дип раслыйлар алар. 24 июль көнне Иске Әлмәтнең мәчете янәшәсендә Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының беренче урынбасары Н.А.Богданчиков тагы бер кат халык белән очрашып аларның моң–зарларын тыңлады, сорауларга җавап бирде.

Берсен–берсе бүлеп, бүгенге көндә үзләрен борчыган проблемалар турында сөйләгән кешеләр, закон кысаларынга эшләргә мәжбүр булган рәсми орган вәкилләре – һәрберсе үзенчә хаклы. Шуңа күрә дә бу очракта кемнең хаклы, кемнең хаксыз икәнлеген дә ачыклау кыен.

Җирле власть җитәкчеләре су басудан зыян күрүчеләргә федераль субсидияләрне кайтару буенча кулдан килгәннең барысын да эшләгән инде. Бу хакта шушы ук көнне Башкарма комитет җитәкчесе М.Н.Гирфанов журналистлар белән булган очрашу вакытында сөйләде. Марат Нилович ассызыклап узганча, зыян күрүчеләргә түләнә торган матди ярдәмнең тәртибе өч документка нигезләнеп алып барыла. Аның берсе 1994 елның 21 декабрендә кабул ителгән N 68– ФЗ, икенчесе РФ 2008 елның 13 октябрендә кабул ителгән N 750 нче постановлениесе һәм өченчесе Россия Федерациясенең гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, алар нәтиҗәсендә барлыкка килгән бәла–казаларны бетерү буенча кабул ителгән методик рекомендацияләр.

Алдан әйтеп узганыбызча, халыкның күпчелеге өлешчә зыян күргән мөлкәт өчен субсидияләрне 50 мең сумнан түгел, бөтенләй яраксыз хәлгә килгән дип танып 100 мең сумнан түләүне таләп итә. 750 нче санлы постановлениедә каралганча, бюджеттан бирелгән ассигнованиеләрзыянны каплауга юнәлтелгән чараларның бер өлешен каплауны гына күздә тота, биредә килгән зыянны тулысынча финанслау турында сүз бармый.

Төрле югарылыктагы комиссияләр уздырган тикшерүләрдән соң Әлмәт муниципаль районы буенча күрсәтелергә тиешле матди ярдәм күләме 46,74 млн сум тәшкил итә. Шуның 11,74 млн ы постановлениенең 9 нчы пункты “г” өлеше, 35 млн “д” өлеше аша үткәреләчәк. Башкарма комитет җитәкчесе әлеге федераль субсидияләрне кайтару буенча муниципалитет, җирле власть органнары тарафыннан башкарылырга тиешле барлык чараларның да үтәлүен әйтте, документлар тупланып, җитешсезлекләр бетерелеп РФ Финанс министрлыгы һәм РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында яклау узганлыгына басым ясады.

“Авыр хәлдә калган гаиләләргә үз вакытында тиешле ярдәм бирелсен өчен без кулыбыздан килгәнне эшлибез, алга таба да кул кушырып утырырга җыенмыйбыз,”– ди Марат Нилович. Йорт җирләрен төзекләндерү, кеше яшәрлек хәлгә китерергә дип дүрт күз белән көткән акчалар август аенда шәхси счетларга күчә башлар дигән ышаныч бар.

Фәрдия ХӘСӘНОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International