Киңәшле эш таркалмас

2012 елның 19 июле, пәнҗешәмбе
Җәй – кайсы гына өлкәне алсаң да кызу эш чоры. Кояшлы, озын көннәрнең кадерен төзүчеләр дә яхшы аңлый. Шәһәрнең кайсы гына өлешенә күз ташласаң да, кырмыска кебек эшләүче төзүчеләр, биек–биек краннарга тап буласың. 18 июльдә көннең икенче яртысында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов берничә объектта булып, эшләрнең барышы белән танышты.

Нефтьчеләр урамы, 11 йорт адресы буенча 2004 елдан бирле салынып бетмичә торган күп катлы йортны әлмәтлеләр яхшы хәтерлиләр. Биредә агымдагы елның апрель аенда төзелеш эшләре яңартыла. Төп заказчы Әлмәтнең капиталь төзелеш идарәсе, подрядчы оешма “Стройкомплекс”. Әлеге йорт алданган дольщиклар программасы кысаларында төзелә. Әлеге категориягә кергән 18 гаиләнең проблемасын хәл итү өчен муниципалитетка күп төрле юллар эзләргә туры килә. 45 фатирлы бу йортны төзеп бетереп куллануга тапшыру өчен кредит алына. Дольщиклардан калган фатирларны сату хисабынан бу средстволар капланырга тиеш.

Капиталь төзелеш идарәсе белгечләре сүзләренә караганда, проект иске булганлыктан, аны яңарту, бүгенге көн таләпләренә туры килерлек итеп үзгәртүгә күп вакыт сарыф ителгән. Бүгенге көндә инженер коммуникацияләре, электр, су белән тәэмин итү системаларында эш тәмамланган. Район башлыгы төзелеш эшләренең барышыннан канәгать булуын әйтте, билгеләнгән вакытка дольщикларга йортны тапшыруда тоткарлыклар булмаска тиешлегенә басым ясады.

Радищев урамы, 5 йорт адресында төзелеп килүче 3 катлы, 3 подъездлы йорт авария хәлендәге йортта яшәүчеләр өчен каралган. Федераль программа кысаларындагы йортны “Арслан” фирмасы төзи. Биредә ике контрурлы котеллар куелачак, кешеләр үз йортларындагы кебек яшәячәкләр. Төзелеш эшләрендә билгеләнгән сроклардан артта калу булса да, объект билгеләнгән вакытка өлгертелер дип көтелә.

18 нче позиция дип аталган “Көнбатыш капка” микрорайонындагы 9 катлы, 72 фатирлы ипотека йортында 70 процент эш башкарылган инде. Җәйге чорда ремонт һәм төзелеш эшләре күп булганлыктан, ташчыларга кытлык сизелә, шуңа эш тә бераз тоткарлана диләр “Арслан” фирмасындагылар. 30 август – Республика көненә яңа фатир хуҗаларына тапшырылачак.

Дүртенче тукталыш Югары Мактама авылында булды. Федераль программа кысаларында төзелүче клуб төзелешендә бераз тоткарлыклар булса да, үз эшен намуслы башкаручы подрядчы оешма билгеләнгән. Объектта иртәнге 6дан кичке 10га кадәр эш тукталмый. 300 урынга исәпләнгән клуб белән бер түбә астында китапханә салу да планлаштырыла. Төзелешкә федераль программа кысаларында 9 млн 800 мең сум каралса, җирле бюджеттан 1 млн 300 мең бүленгән. «Клубны тулы бер мәгариф, мәдәният үзәге итеп ачу бик кирәкле эш, өстәмә чыгымнар таләп ителсә дә, без моны эшләргә тиешбез,» – ди район башлыгы.

7А нче ТОСМСка караган 8 Март урамы 4, 4а, 6 нчы йорт, Тельман урамы 41, 43 нче йортта яшәүчеләр биредә барган төзекләндерү эшләренә сөенеп бетә алмыйлар. Биредә әлеге округның депутаты, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов заказы буенча төзекләндерү эшләре алып барыла. Ишек алдындагы юллар киңәйтелеп, бөтен җиргә асфальт салынган, кер элү мәйданчыклары яңартылган, кара җир, ком кайтарылган, балалар мәйданчыклары да куелачак. Әлеге барлык эшләргә “Татнефть” ААҖ тарафыннан 4 млн сум акча бүленгән. Халык соравы буенча 8 Март урамы, 2 йорт тышкы яктан җылытылган, бу эш киләсе елга да дәвам итәчәк.

Ф. ХӘСӘНОВА
“ЯШЬЛӘР ЗАМАНЫ“
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International