Басудагысы түгел, амбардагысы байлык

2012 елның 18 июле, чәршәмбе
Авыл хуҗалыгының торышы, игенчелек һәм терлекчелекнең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуы күпчелек эшнең оештырылуына гына түгел, һава торышларына да бәйле. Юкка гына Тукай “җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява” дип язмагандыр. Җир куенына төшкән бөртекләрнең үсешенә җылылык та, яңгыры да бер дәрәҗәдә кирәк. Агымдагы елда авыл хезмәтчәннәренең табигатькә үпкәсе юк. Шаулап утырган иген басулары, көннән–көн арткан печән кибәннәренә карап күңел сөенә. Уңыш яхшырак булган саен игенчеләрнең ил-көн алдындагы җаваплылыгы да арта. Халык юкка гына, “басудагы түгел, амбардагы байлык” димәгәндер. Бүген район хезмәтчәннәре алдында торган иң зур бурыч, үстерелгән игеннәрне кыска вакыт эчендә югалтуларсыз җыеп алу. 18 июль көнне узган традицион чараларның берсе – комбайннар парадында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов шулай дип белдерде. Чара авыл хуҗалыгы техникасының җәйге кыр эшләренә әзерлеген тикшерүдән тыш, алда торган бурычларны катгый билгеләү, җитешсезлекләрне анализлауга багышланды.

Быелгы комбайннар парады «Чагылтау” хуҗалыгында үткәрелде. Кунакчыл Камы–Исмәгыйль авылының ындыр табагында башланып киткән чарада хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр һәм район башлыгы Мәҗит Салихов катнашты.

Киңәшмәнең практик өлеше районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Извил Габдрәкыйповның сәламләү сүзе белән башланып китте. Ул кыскача киңәшмәнең эш тәртибе, бергәләп хәл ителергә тиешле мәсьәләләргә тукталды. Аннары сүзне “Чагылтау” хуҗалыгы җитәкчесе Гомәр Нәбиев алды. Аның сүзләренә караганда, хуҗалыкта 640 га күләмендә бөртекле культураларны җыеп алырга кирәк. Ике “Нива” комбайны бер көнгә 15 га күләмендә эш башкарганда үз көчебез белән дә урып–җыю эшләрен башкарып чыгарбыз дип ышандырды ул. Хуҗалык ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителгән. Терлекчелеккә булган игътибарны да киметмиләр. Баш санын арттыру, азык әзерләүне дә параллель рәвештә алып барырга тырышалар.

- Гел мактанып кына торып булмый, барыгыз да беләсез, авыл хуҗалыгын алып бару җиңел эшләрдән түгел. Әле икмәккә бәяләр дә төгәл билгеләнмәгән. Шулай да, дәүләт безгә йөз белән борылганда, шушылай бергәләп эшләгәндә, урып–җыюларны үз вакытында башкарып чыгарбыз, районыбыз игенчеләре үзләренә бирелгән вазыйфаны намус белән үтәрләр, - диде ул.

Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел район хуҗалыкларында 115 комбайн уракта катнашырга тиеш. Шуларның 10сы механикалаштырылган күчмә отряд комбайннары. Шунысы игътибарга лаек, отрядның техника паркы елдан–ел яңартылып тора. Быелгысы елда нефтьчеләр тарафыннан бүләк ителгән 3 яңа “Кейс” парадның күрке булды. Киңәшмәнең практик өлеше контроль суктырып карауда башланды. Район җитәкчелеге һәм белгечләр комбайннарның техник торышын, игеннәрнең өлгерү дәрәҗәсен ачыклады.

Биредә үк куркынычсызлык, хезмәтне саклау мәсьәләләре тикшерелде. Белгечләр әйтүенчә, исәптә торган 115 комбайнның бүгенге көнгә бары 81е генә эшкә керешергә рөхсәт кәгазе алган. Хуҗалык җитәкчеләренә бигрәк тә механизаторларның машина-трактор йөртү хокукларына, басуга чыгарга тиешле техниканың янгынга каршы куркынычсызлык кораллары(огнетушитель, ком, су һ.б) белән җиһазландырылган булуына аерым игътибар итәргә кушылды. Биредә үк хуҗалык җитәкчеләре ВДПО тарафыннан оештырылган күргәзмәдә комбайннарда булдырылган тиешле янгынга каршы чараларның күп төрләре белән таныштылар, искеләрен яңарту, алмаштыру хакында мәгълүматлар белделәр. Уртача алганда куркынычсызлыкны тәэмин итү 1500 сумга төшә.

Ындыр табагында дәвам иткән пленар өлеш күп төрле мәсьәләләрне үз эченә алды. Район башлыгы “Татнефть” ААҖнең гаилә фермалары төзү буенча махсус программасы эшли башлавын хәбәр итеп, бу эшкә авыл җирлегендә яшәүче эшмәкәрләрне тарту буенча җирле үзидарә җитәкчеләренә аңлату, кызыксындыру эшләрен алып бару бурычын куйды.
- Терлек азыгы әзерләү, урып –җыюны оештыруда игенчеләр сезнең ярдәмгә мохтаҗ, бу эштән беркем дә читтә калырга тиеш түгел, - диде Мәҗит Хаҗипович.

- Берникадәр дымлылык булса да, басуларда игеннәр өлгерде. Көнне төнгә, төнне көнгә ялгап эшләр вакыт җитте, дип дәвам итте ул журналистларга биргән интервьюсында. - Әлмәт игенчеләре алдында 44 мең гектардан артык бөртекле культураларны югалтуларсыз һәм кыска вакытларда җыеп алу бурычы тора. Президентыбыз тарафыннан да шундый бурыч куелды. Районда урып-җыюны котрольдә тоту өчен махсус штаб оештырылды. Аны мин җитәклим. Бу булган проблемаларны тиз арада хәл итәргә булышыр дип уйлыйм. Бүгенгесе көндә районыбыз игенчеләре уракка төшәргә әзер, техника, ягулык–майлау материаллары белән тәэмин ителгән. Бу юлы да “Татнефть” акционерлык җәмгыяте, шәхсән Шәфәгать Фахразовичка олы рәхмәтебезне белдерәбез. Әйтеп узганыбызча, нефтьчеләр ярдәме белән ике яңа комбайн алынды.

“Икмәк – бөтен нәрсәгә баш” ди бит халык мәкале. Шуңа күрә дә, урып-җыю эшләрендә һәркем булдыра алганча ярдәм итәргә тиеш. Мин инде бигрәк тә авыл интеллигенциясенә, лаеклы ялда булган абый-апаларга мөрәҗәгать итәм. Быел игеннәр мулдан, һава торышлары яхшы гына торганда уракны 25-30 көндә тәмамларбыз дип уйлыйм. Хәерле сәгатьтә!

Фәрдия Хәсәнова
“Яшьләр заманы”
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International