Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Безнең өчен чит кайгы юк
2012 елның 16 июле, дүшәмбе
Бәла агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри диләр. 6 июль төнендә Краснодар өлкәсенең берничә районы көчле яңгырдан соң ташу астында калган иде. Биш меңнән артыграк йорт (башлыча бер катлы шәхси өйләр) су астында калды, 22 мең кеше зыян күрде, 171 кеше һәлак булды.
Шушы уңайдан 9 июль Россиядә матәм көне буларак игълан ителде, федераль хөкүмәт һәлак булучыларның туганнарына икешәр миллион һәм зыян күрүчеләргә унар мең сум күләмендә акчалата компенсацияләр түләү турында карар кабул итте. Илнең төрле төбәкләрендәге төрле милек формасындагы оешмалар да, аерым шәхесләр дә бәладә калучы Краснодар өлкәсе халкына ярдәм кулы сузды.
Татарстан нефтьчеләре дә әлеге вакыйгадан читтә калмадылар. "Татнефть" Компанияләр төркеменә керүче предприятиеләрнең йөз мең кешене берләштерүче зур коллективы исеменнән 90 тоннадан артыграк гуманитар ярдәм тупланды. Алар барысы да табигать стихиясеннән зыян күрүчеләр өчен беренче чиратта кирәкле нәрсәләр: пластик шешәләрдә эчә торган сыйфатлы су, мендәр-юрган, ятак җәймәләре, эчке киемнәр һәм өс киемнәре. Зыян күрүчеләргә озакка сузмый торак йортларын торгызу яки яңаларын салу белән шөгыльләнергә туры киләчәк. Шуңа күрә гуманитар ярдәмдә махсус эш киемнәре дә бар. Шунысы да игътибарга лаек, Краснодар өлкәсенә җибәреләсе барлык кирәк-ярак та нефть төбәге предприятиеләрендә җитештерелгән.
12 июльдә “Татнефтеснаб” идарәсенең Бөгелмә базасыннан 5 авыр йөк машинасыннан торган автопоезд ике мең чакрымлык юлга кузгалды. Ерак сәфәр алдыннан “Татнефть-ТрансСервис” идарәче компаниясенең нефть төбәгенең төрле шәһәрләрендә урнашкан автопредприятиеләреннән килгән икешәр кешелек экипажлар белән тагын бер кат инструктаж үткәрелде, мобиль элемтә чаралары тикшерелде, маршрут аңлатылды. "Татнефть" ААҖ профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин Компания генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов һәм барлык нефтьчеләр исеменнән юлга чыгучыларга хәерле юл, исән-имин йөреп кайтуларын теләде. “Сезгә аеруча җаваплы һәм абруйлы миссия йөкләнде – сез бәлагә тарыган Краснодарлылар янына "Татнефть" илчеләре булып барасыз, уңышлар юлдаш булсын”,- диде ул.
“Татнефтеснаб” идарәсенең Бөгелмә базасы бүлек башлыгы Валерий Касатов юлга чыгучыларга мөрәҗәгать итеп: “ Без барыбыз да бу фаҗига турындагы хәбәрне авыр кабул иттек,- диде. – "Татнефть" бервакытта да бәлагә таручылардан читтә калганы юк. Компания җитәкчелеге дә, хезмәт коллективлары да һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Бүгенге чара моның ачык мисалы. Безнең ярдәмне анда көтәләр. Һәм без бу гуманитар ярдәмне иң кыска вакыт эчендә урынына илтеп җиткерергә тырышырбыз”.
Теләкләр теләнде, күрсәтмәләр бирелде, берничә минуттан автопоезд кузгалып китәчәк. Җаваплы маршрут өчен озак еллар эшләп зур тәҗрибә тупланган, башкаларга үрнәк булып торучы алдынгы шоферлар сайланган. Ләкин аларның да бу сәфәр алдыннан дулкынланулары сизелеп тора.
- Миңа Краснодар өлкәсендә еш булырга туры килә, унбиш тапкырлар булганмындыр анда, ләкин бу сәфәр – аерым очрак, безне анда көтәләр, ярдәмебезгә мохтаҗлар, - ди Бөгелмә технологик транспорт идарәсеннән 30 еллык стажлы шофер Михаил Мигачев. – Ярдәмчем белән озак еллар бергә эшлибез, бер-беребезне сүзсез дә аңлыйбыз, әйбәт кенә йөреп, безгә йөкләнгән бурычны үтәп кайтырбыз дип ышанам.
Ә Түбән Камадан килгән Илһам Әхмәтшинның исә (шулай ук 30 еллык стажы булган шофер) Краснодар өлкәсенә эш белән беренче баруы икән. “Телевизордан бу хәбәрне ишеткәч, әллә нишләп киттем, - дип искә төшерде ул еракта булган трагедияне. - Кемнәрнеңдер гомерләре өзелгән, икенчеләр якын туганнарын, яши торган йортларын югалткан, бернәрсәсез калган... Аллаһ ярдәменнән ташламасын аларны. "Татнефть" предприятиеләренең табигать гарасатыннан зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм әзерләве һәм әлеге йөкне алып баручылар арасында үземнең дә булуым белән горурланам. Кайда гына яшәсәк тә, без бер-беребезгә авыр чакта ярдәмләшеп торырга тиешбез. Адәм баласы башкаларның кайгысын уртаклаша белүе белән аерылып тора. Безнең өчен чит кайгы юк”.
Илшат МИНГӘРӘЕВ,
Булат ЗАҺИТОВ фотосы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз