“Сез хезмәт сөючәнлек үрнәге. Мактау һәм хөрмәткә лаеклы шәхес”.

2012 елның 13 июле, җомга
Бүген Әлмәттә 90 яшен билгеләп үтүче Анна Сапрыкина турында муниципалитет вәкилләре һәм юбилярны лаеклы ялга озаткан предприятие җитәкчеләре шулай дип ассызыклады. Россия Президенты котлавы тапшырылган һәм тапшырылачак 90га җиткән һәм шушы хөрмәтле яшьне узып киткән әби-бабайларның берсе ул - Анна Сапрыкина.

Анна Сапрыкина өчен икеләтә бәйрәм: үз-үзен тәрбияләрлек көч белән аек акылында ул бүген 90 яшен билгеләп үтә һәм бүген кияүгә чыгачак оныгына үгет-нәсыйхәт бирә. Ә Анна Пантелеевнаның тормыш багажы саллы. Бер ел да бергә торырга өлгермиләр, ире Ватан сугышына китеп хәбәрсез югала. Авыр 1944 елда кар астыннан чыккан башак ашап сеңлесе һәм әтисе үлә. “Кайда авыр эш иде шунда мине җибәрделәр: урман кистек, торф әзерләдек, сыер җигеп икмәк ташыдык. Ашарга булмады: черек бәрәңге, ат кузгалагы ашап, колхоз биргән 1 стакан онга үлән кушып, икмәк пешереп ашый торган идек”, дип искә ала юбиляр. Бер кызы, 6 оныгы, 8 оныкчыгы бар. Мактаулы яшендә булса да ялгызы яши ул. Күзлексез укый, хәтере яхшы, йон эрләп балаларына оныкларына оекбашлар бәйли, тәмле күмәчләр пешерә... Юбилее алдыннан фатирының идәннәрен дә буяп чыккан. Президент котлавын китергән кунаклар да юкка гына “хезмәт сөючәнлек үрнәге Сез” димәгәндер.
Быел Әлмәттә 46 кеше 90-95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтә. Күптән түгел 100 яшьлек ике акәбигә Владимир Путин котлавы тапшырылган иде.

Ләйләгөл Минаева
“Болгар” радиосы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International