Суга керсәң, белеп кер

2012 елның 12 июле, пәнҗешәмбе
Кояшлы көннәр безне сөендерүен дәвам итә. Әлмәтлеләр һәм калабыз кунаклары алардан файдаланып калу теләге белән су коенырга ашыга.

Ләкин гади генә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, бигрәк тә аек булмаган хәлдә суга керү аяныч булырга мөмкин. Шуңа да бүгенге киңәшләргә колак салмый калмагыз:

• Әгәр сез ял сәгатьләрендә балаларыгыз белән су буйларына барасыз икән, игътибарыгызны җуймагыз
• Тирә-яктагылар яки үзегез берәр төрле хәлгә юлыккан очракта 01, кәрәзле телефон аша 112 яки 012 телефоннары буенча шалтыратыгыз.
• Су коену өчен махсус билгеләнгән урыннарга гына баруны гадәткә кертегез.
• Ялгыз беркайчан да су коенмагыз
• Төнге чорда башка ял итү урыны сайлагыз
• Спиртлы эчемлек кулланып суга керү катгый рәвештә тыела
• Өшегән һәм арыган хәлдә су коену киңәш ителми.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт муниципаль районы буенча идарәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International