Район активы белән киңәшмәдә 2019 елның 1нче кварталында Әлмәт муниципаль районының консолидацияләнгән бюджетны үтәү нәтиҗәләре ясалды. Доклад белән Финан-бюджет палатасы рәисе Зөлфия Шәйдуллина чыгыш ясады. Ул агымдагы елның 1нче кварталында Әлмәт муниципаль районының консолидацияләнгән бюджетының керем өлешенең, түләүсез керемнәрне исәпкә алып, 902 млн сум күләмдә яисә еллык планның 22%ы үтәлгәнен билгеләде.