2024 елга кадәр чорда РФ милли максатлар һәм стратегик бурычлар турында РФ Президенты Указын үтәү мәсьәләсе буенча киңәйтелгән утырыш «ТИСБИ»ның Әлмәт филиалында 18 апрельдә үтте. Аның эшендә СОЦПРОФ Россия профсоюзлары берлегенең Татар территориаль берләшмәсенең рәисе Сергей Ромадановский, ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлеге буенча урынбасары Олег Шабалин катнаштылар.