Әлмәт йөзүчесе Эдуард Вәлиәхмәтов Россия чемпионатында җиңде

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

8нче апрельдән 12 апрельгә кадәр Мәскәүдә «Олимпийский» спорткомплексы бассейнында 2019 елдагы Россиянең йөзү буенча чемпионаты узды. Сезонның төп милли стартында 647 иң көчле Россия йөзүчесе, шулай ук Латвиядән, Молдовадан, Черногориядән, Грузиядән, Кыргызстаннан, Казахстаннан һәм Пакистаннан спортчылар катнаштылар. 

Россия чемпионатында Әлмәт йөзүчесе Эдуард Вәлиәхмәтов, Россия спорт мастеры, бик әйбәт нәтиҗә күрсәтте һәм 400 метр дистанциядә өченче урынны яулады. Безнең йөзүче FINA президенты Хулио Маглионе кулыннан медальне алды. Казанга кайткач, Әлмәт йөзүчесе республиканың Спорт министрлыгы грамотасына лаеклы булды, аны аңа спорт министры Владимир Леонов тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International