24 меңнән артык әлмәтле гомумшәһәр өмәдә катнаштылар

2019 елның 20 апреле, шимбә

Ел саен яз көне, экологик икеайлык кысаларында, өмәләр уздыру традициягә әйләнде. Ишегалларында, урамнарда һәм паркларда территорияне җыештырып кына калмыйлар, ә чын бәйрәм уздыралар - биюләр, җырлар, пикниклар белән.

Бүген, 20 апрельдә, Әлмәт муниципаль районында масштаблы санитар-экологик өмә уза. Район башлыгы Айрат Хәйруллин җитәкчелеге астында беренчеләрдән булып беркетелгән территорияләрне җыештыру өчен ӘМР Советы һәм башкарма комитеты, муниципаль оешмалар һәм предприятиеларнең хезмәткәрләре чыктылар.Алар Шевченко һәм Риза Фәхретдин урамнары буйлап урнашкан гаражлар янындагы территорияне чистарттылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International