Тимрәү тарала

2012 елның 11 июле, чәршәмбе
Әлмәттә микроспория, тимрәү авыруы таралуы әле дә булса кискен. Табибларга көн саен 3-4 кеше, кайсы көннәрдә 7 шәр авыру мөрәҗәгать итә. Быел 6 ай эчендэ 147 очрак теркәлгән. Узган елгы күрсәткеч 3 тапкырга кимрәк.
 
Җәй көне тире авырулары арасында микроспория, тимрәү авыруы беренче урынга чыга. Авыру күп очракта микроскопик патоген гөмбәчек белән зарарланган этләр, песиләрдән йога. Ул вакытта авыруның  инкубация вакыты 5-7 көн дип билгеләнсә, авыру кешедән йоктырган тимрәү 4-6 атнадан гына үзен сиздерергә мөмкин, ди табиблар. Бу хакта алар бүген мәгълумат чаралары вәкилләрен белән очрашуда искәртте.  
 
Белгечләр сүзләренчә, ел дәвамында авыру динамикасы төрле. Июньдә авыру очраклары сирәк күренеш булса, август, сентябрьгә ул тагын да арта. Җәй аенда балаларның урамны үз иткән “дүртаяклы дуслар” белән контакты артуы, авыру очракларының да күбәюенә сәбәп була. Әлмәттә җәй башында ике дистәләп укучының тимрәү йоктыруы ачыкланган булса, бүгенге көнгә төбәктә авыручылар саны 150 гә якынлашкан.
 
Авыруны кисәтүнең бер юлы – эт һәм песиләргә паспорт ясату. Бүгенге көндә шәһәр һәм район буенча кешене якын дуслары саналган эт һәм песиләрнең 572 се генә рәсми теркәлгән һәм прививка ясатылган. Бу күрсәткечнең үтә дә аз булуын искәртеп, май аенда ук төбәкнең эпидемиягә каршы комиссия утырышында барлык торак идарәләре, ТСЖларга биләмәләрендәге йортларда яшәүче эт һәм песиләрне барлап чыгу йөкләнгән иде. Әлеге таләп кәгазьдә генә калды, дип кисәтә кулланучылар күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе урынбасары Ирина Хәйруллина. Авыручылар саны артуы моның кире каккысыз дәлиле.
 
Ләйләгөл Минаева
“Болгар” радиосы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International