18 апрельдә Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды старт алды. Чарада 27 ерак һәм якын чит илләреннән һәм 67 Россия Федерациясе регионнарыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан җыелган 500 хатын-кыз катнаша. Шулай ук чарада мактаулы кунакларның катнашуы көтелә. Съездның эшендә Әлмәт делегациясе дә катнаша.