Әлмәтлеләрне бу сезонның соңгы хоккей уенына чакыралар.
Бүген, 18.30 сәгатьтә «Юбилейный» Спорт сараенда «Сезон өчен рәхмәт!» шоу-матчы узачак. Биредә «Нефтяник» командасы хоккей сөючеләр белән бозда очрашып, киләсе сезонга кадәр җанатарлар белән саубуллашырга җыена. Оештыручылар сүзенә караганда, матчта күңелле вакыйгалар да көтелә. Керү бушлай.