13 апрельдә Әлмәттә IV ир-атлар арасында волейбол буенча ачык чемпионаты тәмамланды.
Турнирда 11 команда катнашты. Җиңүчеләр «Гольфстрим» командасы булды. Җиңүчеләр һәм катнашучылар волейбол федерациясеннән бүләкләр алдылар. Биш иң яхшы уйнаучы Әлмәт спорт идәрәсенең бүләкләренә лаек булдылар.