Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Рөстәм Миңнеханов: “Без көндәшлелеккә сәләтле, профессиональ кадрлы, заманча технологияле булырга тиеш”
2012 елның 6 июле, җомга
Мәгълүм булганча, 6 июльдә Актаныш районында республикакүләм семинар-киңәшмә булып үтте.
Биредә үк аның кысаларында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ТР агросәнәгать эшчәнлегенең икенче яртыеллыгы йомгакларына һәм алда торган урак өстен оешкан төстә башкарып чыгу бурычларына багышланган утырышы үтте. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашты.
Семинарда төп доклад белән ТР Премьер-министры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. “Бөтендөнья сәүдә оешмасы материаллары белән танышу безне җитди сынаулар көтүен аңлата, чөнки әле көндәшлеккә сәләтле булырга өлгермәдек. Бу ачы дөреслек”, - диде ул. – Илдә агросәнәгать комплексын тиз модернизацияләргә мөмкинлек бирүче стратегик дәүләт карарлары кабул ителмәгән очракта республиканың эчке ресурсларын тулысынча модернизацияләргә кала”.
Министр сүзләренә караганда, бүген авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре булган резервларны кулланмый һәм бизнес белән кирәкле дәрәҗәдә нәтиҗәле идарә итми. Марат Әхмәтов аның белән бәйле рәвештә хуҗалыкларга бюджет ярдәме принцибын карарга тәкъдим итте һәм Киров өлкәсенең бер авыл хуҗалыгы берләшмәсен мисал итеп китерде. Аларда хуҗалыкка кертелгән һәр сум 11 сум табыш китерә, фермада сыер савучыларның хезмәт хакы 40 мең сумга җитә.
Киров өлкәсендә бюджет ярдәме чыгымга эшләми торган хуҗалыкларга һәм банкротлыкка чыккан хуҗалыкларны үзенә кушучыларга гына бирелә. “Чыгымга эшләүче 17 процент хуҗалыкны субсидиясез калдырып, бу принципны бездә дә кертергә тәкъдим итәм. Дәүләт моннан соң чыгымга эшләүче хуҗалыкларны финанслый алмый”,– диде Марат Әхмәтов. Ул бу принципны киләсе елдан башлап кертергә тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, республика хуҗалыклары исәпләү принцибын алып барырга тиеш. Актаныш, Балтач, Әтнә, Саба районнарында шулай эшләнелә. Агробизнесның нәтиҗәлелеген күтәрүнең төп факторы кадрлар сәясәтен тотрыклы итү һәм хезмәтне мотивацияләү булырга тиеш – министрның фикере әнә шундый.Чыгыштан аңлашылганча, бүген республика хуҗалыкларының яртысында гына закон буенча куелган минималь хезмәт хакы күләме 4,6 мең сум тәшкил итә. Хәзер авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшенә бәя хуҗалыктагы хезмәт хакыннан чыгып биреләчәк.
Чыгышта хезмәтне саклау турында да сүз кузгатылды. Агымдагы елның алты аенда Татарстанда авыл хуҗалыгы производствосында 10 кеше үлгән, бу 2011 ел белән чагыштырганда ике тапкырга артык.
Урып-җыюга килгәндә, быел уракка иртә төшү көтелә. Авыл хезмәтчәннәренә 2,9 млн. гектар мәйданнан уңыш җыеп алырга кирәк булачак. Урак өстендә 4 меңгә якын техника катнашачак. Министр бөртекле культураларны сентябрьгә кадәр җыеп бетерү кирәклеккә күрсәтте.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләшүгә йомгак ясап, барыннан да элек уңышны һәм терлек азыгы әзерләүне үз вакытында һәм сыйфатлы башкарып чыгу кирәклеген ассызыклады.. Аның әйтүенчә, республикада терлек азыгын әзерләүне дөрес оештырмау сәбәпле, 30 проценты юкка чыга, шуңа күрә заманча технологияләрне кертү зарур. Терлекнең баш санын арттыруга тукталып, Президент район башлыкларын шәхси хуҗалыклар белән дә эш алып барырга чакырды, бу мәсьәләне контрольдә тотарга әйтте.
Кулланылышта булмаган җирләр дә игътибарга алынды. “Эшкәртелми торган җирләрне хуҗаларыннан алырга кирәк”, - диде ул катгый итеп.
Президент шулай ук агросәнәгать секторында кадрлар сәясәтен яхшыртырга һәм ветеринария хезмәте эшен көчәйтергә кирәклегенә дә басым ясады. Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү нәтиҗәләре турында, Рөстәм Миңнеханов: “Без көндәшлелеккә сәләтле, минималь чыгымлы, профессиональ кадрлы, заманча технологияле булырга тиеш, товар җитештерүчеләр өчен базарлар ачык булырга тиеш. Бу безнең бурыч”, - дип билгеләп үтте.
Материал ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан алып әзерләнде.
http://almet-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз