Эшлекле дүшәмбедә бүген «Альметьевск-Водоканал» АҖнең 2018 ел дәвамында җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге каралды. Иртәнге киңәшмәдә катнашучылар алдында чыгыш ясап, генераль директор Илнар Мингазов шәһәргә 11979 мең м3 су күләме күчерелгәне, 9084 мең м3 су күләме кулланылганы турында хәбәр итте. Куллану күләме, узган ел белән чагыштырганда, 325 мең м3ка артты. 8489 мең м3 агып җыела торган су читкә илтелде һәм чистартылды.