10 нчы апрельдә Рус Акташы авылы мәдәният йортында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре белән Акташ урта мәктәбенең 9-11 сыйныф укучыларының очрашуы узды.
Очрашу барышында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре балаларга шәһәрдә кирәкле һөнәрләр һәм булачак һөнәрне ничек дөрес сайларга кирәклеге турында сөйләделәр, шулай ук балалар киләчәк һөнәрләре турында фильм – лайфхак карадылар.
Чара эшче һөнәрләр елына багышланган иде. Шулай ук әлеге очрашу мәктәп укучылары өчен уку урыннары ярминкәсе «Мәгариф. Карьера -2019» мәйданчыкларының берсе булды. Ярминкәнең калган мәйданчыклары 24 нче апрельдә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бинасында эшләячәк.
Чарада барлыгы 68 кеше катнашты.