Әлмәттә фашист концлагерьләрендә булган әсирләренә рәхмәт белдерделәр

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

11 апрель - фашист концлагерьләрендә булган әсирләрен азат итүнең халыкара көне. Әлеге көн 1945 елның 11 апрелендә булган баш күтәрү хәтеренә БМО инициативасы буенча ясалды. 

Әлмәт районында бүген алар бары тик өчесе калды: Маргарита Апраксина, Ольга Макарова һәм  Василий Литвинов. Аларга рәхмәт белдерү белән ӘМР Совет аппараты җитәкчесе Роза Афлятунова, район ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, социаль яклау идарәсенең рәисе Кадрия Гиматдинова килделәр.

Искә төшерик, барлык  концлагерьләрдә 30 илдән 20 миллионнан артык кеше азапланды, аларның биш миллионы – безнең ватандашлар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International