Кичә Әлмәт каласы үзендә “АЛГА” КВН лигасының чирек финал уенын кабул итте.
Биредә Татарстанның төрле почмакларыннан җыелган иң шәп командалар үзләренең юмор хисен һәм артистлык осталыгын сынап карады. Әлмәт тамашачысы үтә дә җылы булды бу көнне.
Аеруча Бөгелмә җыелма командасының Салават исемле егете чын мәгънәсендә әлмәтлеләр мәхәббәтен яулады.
Нефтьчеләр каласы данын Әлмәт вузлары җыелма командасы яклады. Әлеге команда составына Әлмәт уку йортларында белем алучы иң яхшы уенчылары кергән иде.
Сүз уңаеннан, “АЛГА” КВН лигасы Әлмәттә төпләнәчәк, ә кичәге уен аның башлангычы иде. Һәм, әйтергә кирәк, бик уңышлы старт булды ул.