“Без каршы!”

2012 елның 5 июле, пәнҗешәмбе
“Без каршы!” Әлмәтнең яшүсмерләр клубларына йөрүче балаларның наркотикларга мөнәсәбәте шундый. Бу хакта алар шәһәрнең Комсомол паркына җыелып спорт-күңел ачу чарасында белдерде.

“Спартак” яшүсмерләр клубы әлеге чараны наркотикларга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан оештырды һәм анда 10 клубта тәрбияләнүче балалар һәм үсмерләр катнашты. Командалар белән таныштыру – визиткадан башланган ярыш наркотикларга каршы темага коллаж конкурсы белән дәвам итте. Монда яшь рәссамнар наркотиклар куллануның нинди нәтиҗәгә китерүен караңгы, тонык төсләрдә, әмма ачык фикер белән аңлата алды. Сәламәт яшәү рәвешен сайлаган үсмерләр соңрак очрашуны команда эстафетасы белән дәвам итте. Кыюлык, җитезлек, көчлелек һәм бердәмлек ул сәламәт яшьләргә хас сыйфат. Моны да акциядә катнашучылар үтемле раслады.

Тагын шунысы күзгә ташланды: катнашучыларның Һәммәсенең кулында кызыл-сары төсләрдән торган беләзек. Бу аларның наркотикларга каршы булуын күрсәтүче култамга. Кызыл төс канның чисталыгы, сарысы – яктылык, кояшлы, иң мөһиме сәламәт тормыш билгесе. Әлеге акция өченче ел рәттән уздырыла. Оештыручылар чара тарафдарлары, ягъни сәламәт яшәү рәвеше яклы яшьләр артыр, наркотик матдәләр кулланучылар саны сизелерлек азаер дигән өметтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International