Суны кайнатып эч, саклык белән коен

2012 елның 5 июле, пәнҗешәмбе
Әлмәттәге шәһәр күлендә коенуны тыярга мөмкиннәр. Россия кулланучылар күзәтчелеге хезмәте мәгълуматларынча, коену сезоны башланганда суның торышы яраклы хәлдә булган шәһәр күлендә микробиологик күрсәткечләр гигиена нормативларына туры килми.

Белгечләр сүзләренчә, бу - коену сезоны уртасына хас күренеш. Һәм соңгы елларда ул даими күзәтелә. Чираттагы лаборатор тикшерүләр вакытында күрсәткечләр тискәре үсеш ала икән, күлдә коенуны тыю хастәре күреләчәк.

Кара алтын, зәңгәр ягулык кебек табигый байлыклар табыла торган Әлмәттә су, сулыклар әле дә проблемалы. Россия кулланучылар күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе Реваль Сәхәбетдинов белдергәнчә, төбәктәге елга-күлләр, сулыкларның пычрану дәрәҗәсе аеруча югары. Авыллардагы үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү чыганаклары да канәгатьләнерлек түгел. 48 пробаның 21 очрагында эчә торган су гигиеник номативларга туры килми дип табылган.

Шәһәрдә чиста эчә торган су белән тәэмин итү җайга салынды дияргә була. Россия кулланучылар күзәтчелеге хезмәте хисабында Әлмәтне су белән тәэмин итүче 4 су күтәргечтә санэпид күзәтчелек тикшерүләре су торышы нормативларга туры килә дип язылган. Ләкин баш санитар табиб әлмәтлеләргә Камадан килә торган суны кайнатмыйча эчәргә киңәш итми. Инфекция тудыручы бернинди чистатуларга бирешми торган вирус эләктерүең бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International