Пленум эшендә ӘМР Совет аппараты җитәкчесе Роза Афлятунова, Ветераннар советының рәисе Василий Самойлов, ветераннар оешмалары һәм башкалар катнаштылар.
Чара Ветераннар советының 2018 елда эшләүгә багышланды. Ветераннар советы 102 ветеран оешмасын берләштерә.
Стратегиянең төп максатларның берсе – олы гражданнарның социаль программалар һәм проектларда актив катнашу. Шулай ук РФ Президенты куйган бурычларны үтәү. Бездә “Актив озынгомерлелек”тә катнашулар саны елдан ел арта. 6000 пенсионер спорт белән шөгелләнә. 2019 елда санны 7000 җиткерергә планлаштырабыз. Күп кеше төрле юнәлештә үзен күрсәтә: мәдәният, сәләт эшчәнлекләре, патриотик тәрбияләү, - дпи Василий Самойлов белдерде.
Пенсионерлар төрле мәйданнарда катнашалар. Алар арасында “Өченче яшьлек» спартакиадасы.
Василий Самойлов шулай ук “Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникасы” проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде. “Бердәм Россия” белән бергә “Тарихи хәтер” проекты тормышка ашырыла.
Пленумда Ветераннар советының комиссияләр рәисләренең чыгышлары тыңланды.