Апрель өмәләре Әлмәт бердәмроссиялеләре өчен инде күптән матур традициягә әверелде. Мондый чаралар үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора һәм аларда әйләнә-тирәгә карата сакчыл һәм ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итә.
Бердәмроссиялеләр, активистлар, партия тарафдарлары, нефть шәһәренең яшь гвардиячеләре беренчеләрдән булып Әлмәт районында игълан ителгән экологик икеайлыкка кушылдылар. Сишәмбе көнне Пушкин урамына 20 дән артык кеше җыелган иде. Өмәдә катнашучыларга тырмалар, перчаткалар, чүп-чар өчен пакетлар тараттылды.
Экологик акциядә катнашучыларга партиянең Әлмәт бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Миннеханова рәхмәт белдерде.
- Май бәйрәмнәре якынлаша һәм без яраткан шәһәребезне чистартуда актив катнашабыз. Районда шулай ук массакүләм өмәләр уза. Акцияне хуплаган һәм килгән һәркемгә рәхмәт! - диде.