Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен хәлиткеч чор килеп җитте. Язның бер көне ел туйдырганын мул уңыш алырга теләүчеләр яхшы аңлый. Токарликов исемендәге хуҗалык язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып башлап җибәрде.
Районда быел чәчүлек мәйдан 70240 га тәшкил итә. Шуның 40645 гектарында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы, 8830 гектарында техник культуралар игелә. 30 га бәрәңге, 75,5 га яшелчәләр утыртылачак. Терлек азыгы культуралары 20660 га били. Кыр эшләре чыгымнарының тулаем күләме 450 млн сум тәшкил итә.
Районның игенчелек тармагы республика буенча артта санала. Күптән түгел булып узган агроконференциядә йомшак урыннар барланды, бурычлар куелды.
Агроконференция үткәрү урыны итеп Токарликов исемендәге җәмгыятьнең сайлануы очраклы түгел. Барлык трактор-агрегатлар күптәннән алгы сызыкта, механизаторлар да әмер көтә иде инде. Күпләрнең күзен кызыктырып заманча, яңа агрегатлар тезелеп киткән. Мобиль кушымта аша техниканың ничек эшләвен, ягулыкның күпме тотылуын белеп-күреп торырга була. Система хуҗалык өчен эшли, аны урнаштыруга киткән чыгымнар 4 айда кайта, дип аңлатты белгечләр.
Токарликовлыларның орлыклары да әзер, ашлама да җитәрлек тупланган – бер гектарга уртача тәэсир итүче матдә исәбеннән 70 кг.
- Дөресен әйтергә кирәк, без әлегә тиешле дәрәҗәгә чыга алмыйбыз. Гектарыннан 20-23 центнер тирәсендә торабыз. Һава торышына, кешеләр җитмәүгә сылтыйбыз. Шул ук вакытта кайбер хуҗалыклар, фермерлар мул уңыш ала. Югыйсә шул ук җир, табигать шартлары, - дип район башлыгы Айрат Хәйруллин хуҗалык җитәкчеләрен тагын да зуррак күрсәткечләргә омтылырга өндәде.
Уңыш язгы чәчүгә турыдан-туры бәйле. Игеннәр уңса, терлекчелек тә, үсемлекчелек тә үсештә дигән сүз. Быел кыш кар мулдан яуды, язның көттереп килүе дә туфракка кулай гына. Калганы эшне оештырудан, техникалар, чәчүлек материаллар торышыннан тора. Өстәвенә уҗымнар да шатландыра. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев чыгышыннан күренгәнчә, 2019 елгы уңыш өчен уҗым культуралары 14 мең гектарда чәчелгән булган. Тәҗрибә нәкъ менә аларның уңыш бирүчәнлеге яхшы булуын күрсәтә. Айрат Хәйруллин да көзен чәчелүче культуралар мәйданын киметмәскә чакырды.
Чәчү алдыннан туфракны эшкәртүгә аеруча игътибар бирү әйтелде. Югары продукцияле орлыклык материал да уңыш бирүчәнлекне 30 процентка арттыра. Чәчү өчен 9 мең тоннадан артык орлык салынган. Район буенча оригиналь һәм элиталы орлык 21 процент тәшкил итә.
- Байтак кына хуҗалыклар, мисал өчен, Токарликов ис, «Кичүчат», «Первомайский», «Чагылтау» һәм берничә фермерлык хуҗалыгы гына орлыкларны яңарту белән шөгыльләнә. Бу сорауны чишәргә кирәк. Шуның аркасында, тулаем алганда, хуҗалыклар 40 млн сумга кадәр керемнәрен югалта, – диде Фәнис Шәрәфиев.
Ашлама туплау белән дә проблема күзәтелә. Кайбер хуҗалыклар ашлама сатып алуны һаман да кичектерәләр. Язгы кыр эшләрендә катнашырга тиешле техника-агрегатларның әзерлеге дә 98 процент тәшкил итә.
Һәр елдагыча, быел да язгы кыр эшләре вакытында хуҗалыкларга ярдәм булачак. Узган ел республиканың авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу буенча 60х40 принцибында финанслау каралган программасы нигезендә чыгымнарны каплауга 11 млн сум күләмендә субсидия алынган булган. Быелның беренче кварталында да шуның кадәр сумма түләнгән. Ягулыкка да ташламалар булачак. Район бюджеты да матди ярдәм караган.