Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының территориаль идарәсенең 2018 елга нәтиҗәләре ясалды. Доклад белән рәисе Альберт Маликов чыгыш ясады. Аның сүзләре буенча 561 тикшерү уздырылды, 729 бозу табылды, аларның 444 Әлмәт районында. 419 административ протокол ясалды. 16 280 меңсумга штраф ясалды.
Һәр елды Әлмәт районында һава тикшерелә. 2018 елда 379 тапкыр тикшерү узды, 718 анализ ясалды. Яз көннәрендә юлларда торган һава тикшерелә, төрле шәһәр хезмәтләре юлларны су белән чистарта. Узган елда 818 транспорт тикшерелде, бозулар 21 машинада күзәтелде.
1 апрельдән республикада санитар-экологик икеайлык башланды. Узган елда 8340 куб м чүп чыгарылды, 81 мең кеше катнашты.