Ураза гаете һәм Корбан гаете көннәре билгеле

2012 елның 2 июле, дүшәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2012 елда Ураза һәм Корбан гаетләрен уздыру көннәрен билгеләү турында Указга кул куйды, дип хәбәр итә «Татар-информ».

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2012 елның 27 июнендә Ураза һәм Корбан гаетләрен уздыру көннәрен билгеләү турында Указга кул куйды.
 Ай календаре һәм традицияләр буенча 2012 елның 19 августы - Ураза гаетен, ә 2012 елның 25 октябре Корбан гаетен уздыру көннәре итеп билгеләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International