Шәһәребезнең балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр май-июнь айларында әнә шундый исем астында искиткеч спектакль белән танышты. Аны Әлмәт татар дәүләт драма театры артисткасы Гөлнара Вәлиева сәхнәләштерде.
Спектакль балаларны театр тормышы белән таныштыру, аларны кызыксындыру максатыннан әзерләнгән. Әйтергә кирәк, спектакльне сәхнәгә куюда балалар үзләре дә катнашты. Уен, күңел ачу формасында үрелеп барганга, оештыручылар һәр балага шәхсән якын килгәнгә ике як та әлеге кыска гына вакыт аралыгында бер-берсен эзләп тапты һәм алар арасында дуслык җепләре сузылды. Ә барысы да Театраль феяның осталыгына бәйле иде. Әлеге геройны спектакльне язучы, куючы талантлы артист Гөлнара Вәлиева уйнады.
Театрның әдәби бүлек буенча баш режиссер ярдәмчесе Әнисә Таһирова билгеләгәнчә, Гөлнара фантазиягә бик бай, татарча да, русча да (спектакль рус телендә бара – Г.Г.) бик яхшы белүче күпкырлы шәхес. “Әлеге спектакльне караганнан соң берничә генә баланың күзләре яна икән, димәк, ике як очраша алуга ирешелде дип әйтергә була”, – ди Әнисә ханым.