Хезмәткәрләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия эше кысаларында пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрнең алдагы хезмәт эшчәнлегенең хәлен бәяләү өчен:
- 2019 нчы елның 2 нче апрелендә мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре белән;
- 2019 нчы елның 3 нче апрелендә «Әлмәт-Водоканал» акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре белән очрашулар оештырылды.
Әлеге очрашулар барышында пенсия алды яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү, шулай ук бу категория гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә гарантияләрен билгеләү турында мәгълүмат җиткерелде.