Кечкенә әлмәтлеләр экологик квестта катнашты

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Экологик икеайлык кысаларында шәһәребезнең 34 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Табигатькә йөрәгең белән кагыл” дигән экологик квест уздырылды.

Сабыйлар күңел биреп кызыклы станцияләр аша узды. Һәрбер акциянең үзенең  гамәли максаты бар. Бер станциядә кечкенәләр күмәк уен барышында тылсымчыга шәһәрне чүптән арындырырга  ярдәм итсә, икенчесендә алар чәчәк утыртырга өйрәнде һәм пластик шешәләрдән “Бильбоке” уены өчен махсус җиһаз да ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International