Әлмәт кан үзәгендә беренче сөяк мие доноры Айрат Нуруллин 2 миллилитр кан бирде.
Россиянең сөяк мие базасы өч ел элек кенә формалаша башлады.
Хәзерге көнгә базада 96 мең мөмкин булган донорлар бар. Россия өчен бу бик кечкенә сан, генетик игезәкне табу мөмкинлеге 10 меңгә бер генә.
18-45 яшьтәге, 50 кг артык булган, авырулары булмаган кеше канны Әлмәт кан үзәгендә 7-30дан 11-00 кадәр бирә ала.
Ике көндә 11 Әлмәт һәм бер Бөгелмә кешесе булды.