Бүген республикада уздырылучы “ЭКОяз 2019” бәйгесе кысаларында Әлмәт муниципаль районының Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы DURACELL компаниясенең «Дюрасел Раша» Россия бүлекчәсе белән берлектә Әлмәтнең 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары файдаланылган батарейкалар җыю эшенә кушылдылар.
Бу көнне балаларга батарейкаларның әйләнә-тирәгә салынган зыяны һәм аларны аерым контейнерларга җыю кирәклеге турында сөйләделәр.