Әлмәт медицина хезмәткәрләре йөзеп тә күрсәтә

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

XV «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында балалар һәм яшүсмерләр иҗакты үзәгендә медицина оешмалары командалары арасында йөзү буенча ярышлар узды.

Биредә 4  сәламәтлек саклау учреждениесеннән килгән 11 спортчы көч сынашты.

Ир-атлар арасында шәхси зачетта 1 нче урынны Рөстәм Гайсин («Татнефть» ГАҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте), 2 нче урынны Әмир Муллакаев (Әлмәт стоматология поликлиникасы), 3 нче урынны Сергей Лузин (Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар хастаханәсе) алды.

Хатын-кызлар арасында шәхси зачетта 1 нче урынны Гүзәл Бәдгетдинова («Татнефть» ГАҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте), 2 нче урынны Зәринә Костеникова («Татнефть» ГАҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте), 3 нче урынны Айгөл Абдуллина («Әлмәт стоматология поликлиникасы») алды.

Командалар зачетында 1 нче урынга «Татнефть» ГАҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте, 2 нче урынга Әлмәт стоматология поликлиникасы һәм 3 нче урынга Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар хастаханәсе ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International