“Татнефть” җәмгыятенең акционерлар җыелышы узды

2012 елның 29 июне, җомга
Татарстан Президенты рәислегендә бүген Әлмәттә “Татнефть” җәмгыятенең акционерлар җыелышы узды. Анда директорлар советының 2011 елгы эшчәнлеге турында хисабы, керемнәр һәм чыгымнар буенча нәтиҗәләр расланды. Узган елгы эшчәнлек йомгаклары буенча дивидендлар түләү, аның күләме, түләү формалары һәм вакыты турында сүз булды. Җыелышта Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов та катнашты.

Узган ел “Татнефть” компанияләр төркеме тарафыннан 26 млн тоннадан артык кара алтын табылган. Шуларның 44 проценттан артыгына ятмаларның нефть бирүчәнлеген күтәрү буенча төрле заманча алымнар куллану нәтиҗәсендә ирешелгән.

“Татнефть” бүгенге көндә республикадан читтә, Калмык, Ырынбур, Самара өлкәләрендә һәм Россиянең башка төбәкләрендә дә кара алтын һәм зәңгәр ягулык ятмаларын эзләү эшчәнлеген инвестицияли. Үтә үзле битум ятмаларын үзләштерү буенча тәҗрибә-җитештерү эшчәнлеге дә игътибар үзәгендә. Бәйсез халыкара консалтинг фирмасы бәяләвенчә, ел башына акционерлык җәмгыяте тарафыннан расланган кара алтын запасы 869 млн тоннадан арта.

Ел нәтиҗәләре буенча акционерлык җәмгыяте 55 млрд сумга якын чиста табыш алган. Тупланган финанс потенциалы компаниягә “ТАНЕКО” кебек Россиядә эре саналган проектларны инвестицияләргә мөмкинлек ачты. Республикада 1 санлы компания булган “Татнефть” эшчәнлеген бәяләгәндә бу хакта Татарстан Президенты да ассызыклады.

Рөстәм Миннеханов сүзләренчә, нәтиҗәле үсеше, инновацион эшләнмәләр үзләштерү, җитештерү тармагын модернизацияләү “Татнефть”кә Татарстанда гына түгел, илнең нефть тармагында әйдәп баручы урынны сакларга ярдәм итә.

Бүген акционерлык җәмгыяте директорлар советының яңа составы сайланды. Аңа киләчәктә дә Рөстәм Миннеханов рәислек итәчәк. Бу вазифа республика башлыгына 13 нче тапкыр йөкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International