Әлмәтлеләрне Татарстан Республикасы иҗтимагый киңлекләрен төзекләндерү буенча рейтинглы тавыш бирүдә катнашырга чакыралар.
Ул “Уңайлы шәһәр мохиты” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында уза.
Йомгаклау рейтингының нәтиҗәләре 2020 елгы программа буенча төзекләндерү өчен территорияне сайлаганда исәпкә алыначак.
14 яшьтән өлкәнрәк һәркем үзенә ошаган төзекләндерү проекты өчен almetyevsk.tatar.ru сайтының almetyevsk.tatar.ru “Кире элемтә” бүлегенең “Халык сораштырулары” битендә тавыш бирә алачак.
Рейтинглы тавыш бирүгә йомгак 2019 елның 15 апрелендә ясалачак.