Әлмәттә субсидия алуга гаризаларны карау буенча комиссия утырышы узды

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

29нчы март көнне Әлмәтнең мәшгульлек үзәгендә халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте дәүләт учреждениеләре юнәлеше буенча эшкә урнашкан инвалидка хезмәт өчен түләү чыгымнарының бер өлешен каплау өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алу өчен «Татнефтепроводстрой» СФ АҖнең заявкасын карау буенча комиссиясе утырышы узды.

Гаризаларны һәм аңа кушып бирелгән документларны карау нәтиҗәләре буенча комиссия «Татнефтепроводстрой» СФ АҖнең гаризасын «Эш бирүчегә Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте дәүләт учреждениеләре юлламасы буенча эшкә урнаштырылган инвалид хезмәте өчен түләү чыгымнарының бер өлешен каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бирү тәртибенең» 3нче пункты белән билгеләнгән таләпләргә туры килә дип таныды. Килешү проекты эш бирүчегә имза куярга җибәрелде.

Эш бирүче тарафыннан тәкъдим ителгән документлар нигезендә 1 инвалидны эшкә урнаштыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International