19 мартта башкарма комитетында санитар-экологик икеайлыкны үткәрүгә әзерлек буенча киңәшмә узды.
Аерым ясалган комиссия оешмаларның ике ай буенча чаралар планын булдырды.
- Юл хезмәтләре юлларны яхшы хәлгә китерергә тиеш. ТОСлар һәм баш предприятеләр урамнар һәм ишегалдыларны чистартырга тиеш. 29 мартта моңа багышланган шәһәр киңәшмәсе узды. Алдан карларны чыгарырга кирәк, - дип Айнур Исхаков билгеләде.
Бу ике айда полигоннарга яүпләр түләүсез алыначак.
2018 елда икеайлыкта 81 меңнән артык кеше катнашты. 885 машина чүп чыгарылды.
Бу вакытта урамнар буенча рейдлар үткәреләчәк, вертолет белән чүпле урыннар ачыкланачак.
Чүп чыгару белән бергә шәһәрне яшелләндерү дә дәвам ителәчәк.
11 майда урман утырту көне кысаларында урманчылык территорияләрендә агачлар утыртылачак. Су объектлары ярлары да чистартылачак.
Беренче тапкыр бу елда Әлмәт “Чиста уеннар” федераль проектында катнашачак.