Әлмәттә капиталь ремонт, авыл хуҗалыгы һәм эшмәкәрлек сораулары каралды

2019 елның 30 марты, шимбә

Капиталь ремонт турында Татарстанның ТКХ, төзелеш һәм архитектура министрының беренчн урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәт йортында сөйләде. Видеоконференцэлемтә ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. 

Алексей Фролов билгеләгәнчә, барлыгы 938 йортта капиталь ремонт үткәрергә планлаштырыла. 928 йорт экспертиза үтте. 249 йорт буенча аукционнар үткәрелде һәм контрактлар ясалды. 667 йорт буенча аукционнар башлап җибәрелде.

Социаль-мәдәни һәм авыл хуҗалыгы объектларын ремонтлау буенча 14 программа көтелә.

9 программа буенча килешү төзелмәгән, бүгенге көндә алар буенча аукционнар үткәрелә. Яшьләр үзәкләре биналарын капиталь ремонтлау кысаларында  9 объектның икесендә эш башланган. Яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау буенча быел 26 объектны модернизацияләү һәм аларның матди базасын ныгыту планлаштырылган. 29 мартка булган мәгълүматлар буенча 23 объектта эш оештырылган.

Шулай ук төзелеш эшләре 3 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә һәм ТР Министрлар Кабинеты баш ветеринария идарәсе учреждениеләренең 8 бинасында һәм 8 сәламәтлек саклау объектында оештырылган.

 63 объект уңай шәһәр мохитен булдыру программалары буенча бара. 61 объект буенча концепцияләр эшләнгән һәм расланган.

Язгы кыр эшләренә авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү турында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, быелгы чәчү камппаниясендә 11 мең трактор, 670 чәчү комплексы, 6,3 мең чәчкеч, 6,4 культиватор һәм башка техника эшләячәк.

Бүгенге көндә тракторларның 95%ы, культиваторлар һәм чәчкечләрнең  99%ы, чәчү комплексларының  92%ы әзер.  

Министр билгеләгәнчә, язгы чәчү эшләренә техниканы әзерләү өчен 1,5 млрд сумлык запас частьләр сатып алынган - бу кирәкле сумманың 82%ы. Әгерҗе, Апас, Минзәлә һәм Югары Ослан районнары агрофирмалары кирәкле запас частьләрнең яртысын гына сатып алган.

Техниканы ремонтлау буенча “Ак Барс” һәм “КВ-Агро” агрохолдинглары соңга калалар. “Агросила” авыл хуҗалыгы холдингы яхшы темплар күрсәтә.

Буа, Кайбыч, Чүпрәле, Тәтеш һәм Апас районнарының кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә катлаулы хәлләр күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International