Гадәт буенча 1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башлана. Ул 31 майга кадәр дәвам итә. 1 апрельдә, 20 апрельдә, 18 майда һәм 31 майда субботниклар узачак.
Гадәт буенча Экология департамента һәм район башкарма комитеты моның өчен җаваплы. Экология министрының урынбасары чүп урыннарын ачыклау максатында вертолетта территорияләрне карачак.
Бердәм эш белән иң чиста район исемен калдырырга кирәк.