Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәтлеләр Санкт-Петербургны яулады
2012 елның 27 июне, чәршәмбе
Билгеле булганча, Татарстан Республикасы шәһәрләре, районнары Сабан туен үз җирлекләрендә уздыру белән генә чикләнмиләр, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләргә дә ярдәм кулы сузалар, анда яшәүче татарларыбыз, милләттәшләребез һәм башка халыклар өчен дә бәйрәм оештыралар.
Моңарчы Сургут, Ырынбур, Красноярск, Новосибирск, Пермь кебек зур калаларда, ерак төбәкләрдә милли бәйрәмебезне гөрләтеп уздырган, үзен иң яхшыларның берсе итеп таныткан Әлмәт муниципаль районына Татарстан хөкүмәте тарафыннан быел Россиянең икенче башкаласы саналучы Санкт-Петербургта уздыру хөрмәте кебек зур ышаныч күрсәтелде. Һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов җитәкчелегендәге безнең делегация ышанычны тулысынча аклады, Татарстан данын лаеклы яклады. Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко, Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, "Бөтендөнья татар конгрессы" башкарма комитеты рәисе урынбасары Нурия Гәрәева Әлмәт делегациясенең Санкт-Петербургта Сабан туен уздыру эшчәнлеген, әлмәтлеләр мәйданы - "Әлмәт авылы"н, сәхнәсен, безнең “йолдызлар”ның чыгышын югары бәяләделәр.
Әлмәтлеләр белән параллель рәвештә бәйрәмне оештырган Башкортстан делегациясе үпкәләмәсен, ләкин журналистларга биргән әңгәмә барышында да Санкт-Петербург губернаторы: "Әлмәтлеләр бар яктан да югары осталык, оешканлык күрсәттеләр. Иң яхшы мәйдан, күргәзмәләр Әлмәтнеке, ягъни Татарстанныкы булды", - дип кистереп әйтте.
"Әлмәтлеләр моңарчы югары осталык үрнәкләре күрсәттеләр. Шуңа күрә дә Санкт-Петербургка җибәрү өчен нәкъ бу муниципаль район сайлап алынды. Булдыра торган калаларга, районнарга гына шундый ышаныч күрсәтелә. Әлмәт бу юлы илебезнең икенче башкаласы халкын һәм җитәкчелеген дә шаккатырды", - диде журналистларга Нурия Гәрәева да.
Санкт-Петербургта татарлар сан буенча икенче урынны алып торалар, биредәге күпсанлы милләттәшләребез ел буе Сабан туен зарыгып көтеп алалар. Зур Ватан саналучы Татарстаннан килгән татарлар белән аралашу, "тере" татар җырчылары, биючеләре, сүз осталары белән якыннан аралашудан зур бәхет юк, диделәр алар безгә. Санкт-Петербург татарлары, яңгыр сибәләп торуга карамастан, бу көнне рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Сабан туен ачу тантанасында Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе губернаторлары, әлеге каланың мөфтие төп сәхнәдән татарстанлыларга рәхмәт җиткерделәр, бәйрәмнең үзенчәлегенә, дөньяда дан тоткан бу калада, өлкәдә татарларның тоткан урынына тукталдылар. ТР Премьер-министры урынбасары Равил Зарипов һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын, дәүләт бүләкләрен ирештерделәр, Казан, Әлмәт күчтәнәчләрен тапшырдылар. "Бөтендөнья татар конгрессы" башкарма комитеты рәисе урынбасары Нурия Гәрәева да Санкт-Петербург Сабан туен оештыруда зур өлеш керткәннәргә Конгрессның Рәхмәт хатларын, бүләкләрен тапшырды. Санкт-Петербург татарларына бүләк рәвешендә "Халкым минем" газетасы таратылды.
Данлы кала татарлары әлмәтлеләр төп сәхнәдә чыгыш ясаганда да, махсус үзләре өчен куелган сәхнәдән бәйрәм номерларын бүләк иткәндә дә безнекеләрне аеруча үз итеп, аларга кушылып, җырлап-биеп күңел ачтылар. Әлмәт сәхнәсе, Сургут, Красноярск, Пермьдагы кебек үк, Санкт-Петербургта да иң күп тамашачыны җыйган менбәр булды. Сәхнәдә Зиннур Сафиуллин, Райлә Маннанова кебек үзләре өчен күптән якын булган сәхнә йолдызларын күргәч яшьләрен дә яшерә алмадылар. "Райләне тыңлар өчен бик яшь чагыннан ук Татарстанга - Әлмәт якларына кайткач концертларына бара идем. Инде монда, үзебездә күрермен дип, җырларын тыңлармын дип һич тә уйламаган идем", - ди Санкт-Петербургның бер оешмасында урынбасар булып эшләүче Наил әфәнде. "Рәис Нәгыймов, Роберт Андреев, Зиннур Сафиуллин, Райлә Маннановаларның Әлмәттән икәнен беләм, алар килер әле диеп, аларны күрер өчен килдем Сабан туена", - ди күз яшьләрен кулъяулыгы белән сөртә-сөртә 71 яшьлек Нурия апа.
"Әлмәтлеләргә гашыйк булдым, Татарстанга кайткан кебек булдым. Пенсиядә инде мин хәзер, гел кайтып йөрергә акча яклары кысанрак шул. Рәхмәт Татарстан хөкүмәтенә Сабан туен шулай итеп оештырганы һәм быел Әлмәт артистларын җибәргәне өчен. Шулай ук Әлмәт башлыгына да зур рәхмәт! Үзе килгән бит, матур итеп сөйли татарчасын", - ди Әхмәт исемле Санкт-Петербург эшмәкәре.
"Бөтен татарларны аралаштырып торучы "Бөтендөнья татар конгрессы"на рәхмәтемне белдерәсем килә. Казанга да гел дәшеп торалар", - дип үзе килеп сүз башлады Альберт исемле бер әфәндебезнең кулда "Бөтендөнья татар конгрессы"ның пакетын күргәч.
Санкт-Петербург халкы чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү кебек һәм әлмәтлеләр оештырган башка уеннарда да теләп катнашты, җиңүчеләргә милли бәйрәмебез истәлеге - бүләкләр тапшырылды. "Безнең өчен иң кадерле ядкарь бу бүләк", - ди чүлмәкне бик оста ваткан Хәмит.
Афәрин, Әлмәт! Афәрин, Татарстан! Сабан туе барышында бу сүзләр аз яңгырамады. Ә Әлмәт делегациясе кешеләре өчен шуннан да зур бүләк юк иде. Чынлап та, зур ышаныч акланды, бәйрәм бәйрәмчә узды, читтәге, ерактагы татарлар өчен, бик күпләргә бик якын Санкт-Петербург өчен дә Әлмәт каласы иң якын төбәкнең берсенә әверелде.
Г.КӘРИМОВА.
Эльмира Хәсәнова фотолары.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз