1 май көнне Әлмәттә Хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге көненә багышланган массакүләм 60 нчы җиңел атлетика эстафетасы үтә. Йөгереш Ленин урамы буенча узачак.
Эстафета вакытында 10.00 нан 12.30 сәгатькә кадәр Ленин урамының түбәндәге урыннарында транспорт хәрәкәте туктатылып торачак:
Төзүчеләр проспекты боҗрасы - Ленин урамы.
«Нефтьче» Мәдәният сарае ягыннан Ленин урамына таба чыгу юлы.
Саклык банкы ягыннан Ленин урамына таба чыгу юлы.
Ленин урамы - Мәрҗани урамы чаты.
«Татнефть» яныннан Ленин урамына чыгу юлы.
«Пятерочка» мини-маркеты ишегалдыннан Ленин урамына чыгу юлы.
Ленин урамы - Заслонов урамы чаты.
«Дом Света» кибете ишегалдыннан Ленин урамына чыгу юлы.
Главпочтамт бинасы ишегалдыннан Ленин урамына чыгу юлы.
Ленин урамы - Җәлил урамы чаты.
Ленин урамы, 41 нче йорт ишегалдыннан Ленин урамына чыгу юлы.
Ленин урамы, 48 нче йорт ишегалдыннан Ленин урамына чыгу юлы.
Администрация бинасыннан Ленин урамына чыгу юлы.
Ленин урамы, 33 нче йорт ишегалдыннан Ленин урамына чыгу юлы.
Ленин урамы - Радищев урамы чаты.