Юлларда эш кайный

2012 елның 26 июне, сишәмбе
Әлмәт шәһәр автоюллар идарәсенең производство-техник бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, калабызда юлларны ремонтлау, агачларны кисү, үләннәрне чабу эшләре дәвам итә.

Узган атнада предприятие тарафыннан Волжская, Володарская урамнарына 350,7 тонна асфальт-бетон җәелгән. Шулай ук бу чорда 13 п/м бордюр торгызылган, барлык урамнардан 100 кубометр чүп түгелгән, Тукай, Тельман, Сөләйманова, Чернышевский урамнарындагы агачлар киселгән. Биш төп агач тамырыннан ук киселгән. Агачларны формалап кисү дә туктамый. Бу чорда 177742 квадрат метр мәйдандагы үләннәр чабылган.

http://almet-rt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International