24 март көнне Яр Чаллы шәһәрендә каратэ буенча шәһәр беренчелеге һәм чемпионаты уздырылды.
Чемпионатта катнашырга Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Казан шәһәрләреннән спортчылар килгән иде. Беренчелектә 300 дән артык спортчы кыч сынашты.
Бу ярышларда Әлмәт данын каратэ клубында шөгыльләнүче 22 спортчы яклады.
Киеренке көрәш нәтиҗәсендә әлмәтлеләр уңышлы гына чыгыш ясап, призлы урыннарга ия булдылар.
.