Соңгы биш елда шәһәрдә 5 балалар бакчасы төзелде.
3-6 яшьлекләр өчен урыннар бар, ә менә ясле төркемнәре аз иде. Бигәш һәм Тынычлык урамнарында төзелүче бакчаларда исә ясле төркемнәре булачак. Алар 440 баланы өстәмә урыннар белән тәэмин итәргә тиеш.
“Көнбатыш капка” микрорайонында быел шулай ук 868 урынга исәпләнгән инженерлык мәктәбе дә төзелә.
Бүген район башлыгы Айрат Хәйруллин әлеге төзелешләр барышы белән танышты, подряд оешмалары җитәкчеләре белән сөйләште, проблемалары белән кызыксынды.