Әлмәттә терроризмга каршы комиссия утырышы узды

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин җитәкләгән 2019 елда беренче терроризмга каршы комиссия утырышы узды. 

Утырышта протокол буенча Башкарма комитетының вазифаларын башкаручы Андрей Подовалов, полиция подполковнигы Ленар Рахматуллин чыгыш ясадылар.

Әлмәттә яңа килгән кешеләр артыннан контроль алып барыла. Узган елда тикшерүләр нәтиҗәсендә 665 административ бозу табылды.

Ленар Валеев “Куркынычсыз шәһәр” проекты турында сөйләде.

- Хәзерге вакытта Әлмәт районында 3602 камера урнаштырылган, 2017 елдан 384 протокол булдырылды, - дип билгеләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International