Күңелләрдә сагыш, күзләрдә яшь

2012 елның 22 июне, җомга
Бүген хәтер һәм матәм көне. 1941 елның 22 июне – егерменче гасырның иң зур фаҗигаләреннән булган Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бүген Әлмәттә Билгесез солдат һәйкәле урнашкан мемориаль үзәктә ирек өчен көрәштә һәлак булганнарны искә алдылар.

Ул көннәрнең шаһитләре сүзләренчә, 1941 нче елның 22 нче июнь иртәсе искиткеч матур, күк йөзе ап-аяз була. Габделбарый абый Габдрәхимов та ул елның 22 июнь иртәсен хәтерендә шулай калдырган. 16 яшьлек егет-кызлар Тайсуган авылыннан җигүле атларда Әлмәткә район Сабантуена килә. Тик фашистлар Германиясе хыянәтчел төстә һөҗүм итеп, илдә Бөек Ватан сугышы башлану хәбәрен ишеткән халык авылларга тарала.

Бу көнне Бөтен халык белән берлектә әлмәтлеләр дә Ватан сагына баса. Тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итә. Ул елларда Әлмәт һәм Акташ хәрби комиссариатларыннан сугышка 19 меңгә якын кеше алына. Шуларның 8 мең 500 дән артыгы туган якларына әйләнеп кайта алмый.
Әмма халыкның бик күп корбаннар, аяусыз көрәше, тол калган хатыннар һәм ятим сабыйлар күз яше бәрабәренә булса да Бөек Җиңү яулана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International