Әлмәт яшьләре бәйрәм итәчәк

2012 елның 22 июне, җомга
Тантаналы чарада Россия эстрадасы йолдызы Виктория Дайнеко чыгышы көтелә.

23 июньдә шәһәр мәйданында Бөтенроссия Яшьләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узачак. Анда яшьләр белән актив эшләүчеләр ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыкның, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк. Яшьләр көне уңаеннан 23-26 июньдә яшүсмерләр клубларында да күңел ачу-уен программалары оештырылачак, 29 июньдә шәһәр паркында бәйрәм концерты үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International