Сәнгать бүлегендә без РСФСРның атказанган, ТАССРның халык артисты Нәгыймә Таҗдәрова, ТАССРның Хезмәт Герое Зөләйха Богданова, Татар һәм Оренбург театрларына нигез салучы Гыйләҗ Казанский, ТР халык артистлары Шамил Әхмәтҗанов, Гөлзада Сафиуллина, Айдар Фәйзрахманов белән таныша алабыз. Әлмәт драма театрының йөзек кашы, ТР халык артисткасы Раушания Фәйзуллина да Арча якларыннан икән.
Музейда 2000нән артык экспонат тупланган. Алар Арча төбәге, әдәбият, сәнгать дөньясында танылу алган якташлар иҗатын ачык чагылдыра.
Татар әдәбиятының нигез ташы булырдай әдипләребез ни өчен нәкъ менә Казан арты, Арча төбәгеннән чыккан соң? Нинди сере бу якларның? Кунаклар тарафыннан да еш бирелә торган әлеге сорауга җавапны Ринат Әхмәтгалиевич болай дип аңлатты:
– Беренчедән, бу яклар 1000 еллар дәвамында саф татар телен югалтмыйча саклап кала алган, икенчедән, үз заманында югары уку йортларына тиң булырлык көчле мәдрәсәләр халыкны укымышлы, зыялы итүдә зур роль уйнаган. Өченчедән, бу төбәкләрдә берничә су башы урнашкан. Су башында генетиканың күпкә көчле булуын галимнәр дә кире какмый.
Музейдан алган тәэсирләрдән арынырга да өлгермәдек, автобус Габдулла Тукай музее комплексына таба борылды. Менә кайда икән ул Тукай шигырьләрендә сурәтләнгән гүзәл табигать, төз наратлар, бөдрә таллар, исереп егылырдай саф һава!!!
Дәүләт мәдәният учреждениесе, Габдулла Тукай музее директоры Тәлгать Гомәров сүзләренә караганда, комплекска 11 бина керә. Кунакханә, милли ризыклар әзерләүче ресторан, музей, Тукай иҗаты, тормыш юлы белән бәйле башка истәлекле урыннар – шуларның бер өлеше. Халкыбызның сөекле шагыйрен дөньяга таныту юнәлешендә биредә киң колачлы эш алып барыла. Узган ел Тукай-Кырлайда 39 меңнән артык турист булган.
– 120ләп кеше төрле чит илләрдән, Америка, Финляндиядән дә килделәр. Алар өчен махсус программа әзерләдек. Гореф–гадәтләребезне чагылдырган кече Сабантуйлар, милли бәйрәмнәребезне уздырдык. Тукай турында гына түгел, гомумән, татар халкының үткәнен, бүгенгесен белеп китсеннәр дигән максат куябыз, – ди Тәлгать Кавиевич.
Танылган рәссам, скульптор Бакый Урманче тарафыннан уелган сыннар, шагыйрь әсәрләренә ясалган экспозицияләр озатуында музей эченә кердек. 1986 елдан башлап әлеге хезмәттәге Нурия ханым Йосыфҗанова сөйләгәннәр тарих тәгәрмәчләре аша үтеп, күңелләребезне кечкенә Тукай яшәгән чорларга алып китте. Аның теманы бөтен нечкәлекләренә кадәр белеп, Тукай иҗаты буенча шактый хәбәрдар язучылар, тарихчыларның сорауларына да төгәл җаваплар бирүе музей хезмәткәрләренә карата хөрмәтебезне тагы да арттырды. Нурия Гыйлемхановна Россия Президенты Борис Ельцинга да экскурсия алып барган. 4 нче залда Тукай иҗатын поулярлаштыру буенча оештырылган “Сөйкемле Шүрәле” бәйгесенә килгән эшләр белән дә таныштык. Красноярск, Краснодар шәһәрләреннән дә шактый гына хезмәтләр тәкъдим ителгән быелгы бәйгегә.