18 мартта «Нефтьче»дә «Татнефть» компаниясенең коллективы конференциясе узды. Эштә Компания генераль директоры Наиль Маганов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров,Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева, Нефтегазстройпрофсоюз социаль-икътисади бүлеге рәисе Светлана Есаулова,«Татнефть» ГАҖ профсоюз комитеты рәисе Гумар Яруллин, Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин, җитәкчеләр һәм коллективлар, ММЧ вәкилләре катнашты.
2018 ел компания өчен уңашлы булды. 29,5 млн тонна нефть чыгарылды, 9 млн тонна нефть эшкәртелде, 3,4 млн тонна нефтепродуктлар тормышка ашырылды.
«ТАНЕКО» да яхшы күрсәткечләр белән 2018 елны тәмамлады. «Татнефть» АЗС саны – 711.
Компания бөтен юнәлешләр буенча стратегик проектларны тормышка ашырырга дәвам итәчәк.
2019 елның 1 апреленнән «Татнефть» ГАҖ эшчеләренең тарифлы ставкалар артачак.
Айрат Хәйруллин компания генераль директорын Наиль Магановны район үсешенә өлеш кертү өчен рәхмәт белдерде.
Конференция делегатлары 2019 елга Коллектив килешүен кабул иттеләр.