Автомобиль юллар шәһәр идарәсе эше турында директор Альберт Халяпов сөйләде.
- Идарәдә тәэмин итү астында - 317 км юллар, 150 км тротуарлар, 63 км велосипед юллары, 690 гектар яшел зонасы, 16 пешеход һәм 13 автомобиль күперләре, 8 км яңгыр һәм дренаж канализация, шәһәр мәйданнары, җир асты переходлары, шәһәр күле, скверлар һәм парклар.
Штатта 210 кеше.
2018 ел нәтиҗәсендә 80000 т асфальтобетон чыгарылды.
11 урам республика программасы, 13 – муниципаль программа буенча ремонтланды.
Герцена, Шоссейный,Геофизиклар, Базовый урамнары норматив хәлгә китерелде. Велосипед юлларын, тротуарларын төзү дәвам итте.
Бу елда 1000 тюльпан теплицаларда үстерелде.
2018 елда шәһәрне яшелләндерү дәвам ителде. 483 213 061 суммасына 159 контракт ясалды.