Хәерле юл, чыгарылыш укучылары!

2012 елның 21 июне, пәнҗешәмбе
Шау-шулы мәктәп еллары, соңгы кыңгырау чыңы, дәүләт имтиханнары артта калды. Район һәм шәһәр мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре башланды. 1064 укучыга урта белем алу турындагы таныклык тапшырылачак. Шулардан 57 укучы алтын, 39 укучы көмеш медальгә лаек.

Көмеш медальгә ия булучылар исемлегендә Нәдер авылы урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы укучысы Раилә Зәкиева да бар. “Раилә безнең горурлыгыбыз, аның фән олимпиадаларында актив катнашуы, анда ирешкән югары күрсәткечләре белеменең тирән икәнен исбатлады һәм мәктәбебез абруен тагын бер баскычка югары күтәрде”- дип Раилә һәм аның сыйныфташлары белән чын мәгънәсендә горурлану хисләрен җиткерде мәктәп җитәкчелеге. Буген 11нче сыйныфны 4 укучы, 9нчы сыйныфны 26 укучы тәмамлады (14 укучы Нәдер авылыннан, 8 укучы Бишмунча авылыннан һәм 4 укучы Кама-Исмәгыйльдән).

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов исеменнән чыгарылыш сыйныф укучыларын, аларның әти-әниләрен, укытучылар коллективын Иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә департаменты директоры Эльмира Хәсәнова тәбрикләде. Чыгарылыш укучыларына алдагы тормыш юлларының да сикәлтәсез булуын, туган җирнең горурлыгы булырлык шәхесләргә әверелүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International